27 апрель көнне Чуаш Чыкылдым авыл клубында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» район күзәтү-конкурсы кысаларында, «Әбием сандыгы» утырмалары узды. Чара барышында «Пилеш» фольклор коллективында катнашучылар тамашачыларны борынгы чуаш костюмы элементлары белән таныштырдылар, халык җырларын башкардылар, милли уеннар күрсәттеләр.