Тантаналы линейка

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Мәктәбебездә Бөек  Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы линейка узды. 

Линейка Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәм Татарстан Республикасы флагын күтәрү  белән башланды. Сәламләү  һәм котлау сүзләре белән мәктәп директоры Фаткуллов И. Р. мөрәҗәгать итте.  Чыгышында  сугышның коточкыч  булуын, фашизмны җиңүнең кыйммәткә төшүен онытмаска , ата-бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга кирәклеген ассыклады.  Бөек  Җиңүнең барлык  буыннар өчен әһәмиятле икәнлеген тагын бер кат искәртте.

Линейкада мәктәп адресына рәхмәт сүзләре белән килгән хат укылды. "Тимер"батальоны рота командиры урынбасары,"Солдатка хат" акциясе нәтиҗәсендә язылган  хатларның  солдатларга эмоциональ  ярдәм   буларак билгеләгән,  отышлы чара итеп күрсәткән.

Линейка  традиция буенча төрле конкурсларда һәм конференцияләрдә призлы урыннар алган укучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International