Хөрмәтле Тәтеш районы музей хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез-Халыкара музейлар көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм!

Музей эше-иҗтимагый тормышның үзенчәлекле һәм бик мөһим өлкәсе, чөнки музейлар матди тарихны, мәдәниятне, кешелек рухын саклаучылар. Сезгә килгән һәр кешедә, үзенең тарихи үткәнен, бүгенгесен аңлап, киләчәге турында уйлана. Сезнең  фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә, Тәтеш ягы тарихы музее, балыкчылык тарихы музее, И.Я. Яковлев исемендәге Мемориаль музей эшчәннәренең, Озын Алан (Долгая Поляна) авылында Молоствовлар йортларында урнашкан музей коллекцияләрен, шәһәр һәм районның тарихи урыннарын саклау, өйрәнү һәм халыкка таныту белән шөгыльләнеп, авыл мәдәният учреждениеләрендә иҗтимагый музейларны саклаучы энтузиастлар, мәгариф учреждениеләрендә музейлар җитәкчеләре, район халкы һәм кунаклары безнең төбәгебезнең уникаль экспонатлары һәм тарихы белән таныша алалар. Мирасны саклаучылар, җәмгыятьнең истәлекле урыннарына сакчыл карарга, Тәтеш төбәгенең мәдәни үсешен күрсәтердәй тарихи вакыйгаларны искәртергә мөмкинлек бирә.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа иҗади уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс илһам телим.

 

Тәтеш муниципаль районы Башлыгы                       Р.Х. Сафиуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International