“Яңа ел ирониясе” яки “Яңа ел аэропортында искиткеч маҗаралар!” дип исемләнгән концерт программа

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

26 декабрь көнне район мәдәният йортының яңартылган бинасында шәһәр һәм район халкы өчен “Яңа ел ирониясе” яки “Яңа ел аэропортында искиткеч маҗаралар!” дип исемләнгән концерт программасы оештырылган иде.

Яңа ел төне-могҗизалар, мәхәббәт һәм теләкләрнең тормышка ашуы, дип юкка гына әйтмиләр. Бәйрәм атмосферасы һәркайда. Тәтеш районы мәдәният йорты артистлары да, Яңа ел аэропортында төп геройлар белән булган гаҗәеп бер вакыйганы сөйләп, тамашачыларны бәйрәм атмосферасына алып кереп киттеләр. 

Тәтешлеләр театральләштерелгән тамашаны, шулай ук районның иҗат коллективлары һәм артистлары башкаруында концерт номерларын лаеклы бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International