Бөек Җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм иткән көнне Урюм авылында истәлекле вакыйга булды

Бөек Җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм иткән көнне Урюм авылында истәлекле вакыйга булды. Урюм авылы Мемориаль диварының ачылыш тантанасын үткәрделәр.
Кызыл тасманы кисү хокукына ия булдылар: Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Курков Евгений Гаврилович, Урюм авыл җирлеге башлыгы Краснов Николай Михайлович, КФХ җитәкчесе Казаков Сергей Михайлович, авыл җирлеге депутаты Малькин Юрий Михайлович.
Авылның иң актив кешеләренә Урюм авыл җирлеге башлыгы Рәхмәтләр тапшырды.
Мемориаль диварның ачылыш тантанасы "Умарина" мордва ансамбле башкаруындагы җырлар белән төгәлләнде.


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International