Бүген Тәтеш шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумында көзге чакырылышта армия сафларына китәчәк егетләрне традицион озату кичәсе узды.
- Армия хезмәте-тормыштагы мөһим этапларның берсе, - диде район Башлыгы Рәмис Сафиуллов егетләргә мөрәҗәгать итеп. – Бүгенннән сез илебез иминлеге һәм аның киләчәге өчен җавап тотасыз. Бер ел - кыска срок. Әмма шул арада Устав, дисциплина буенча яшәчәксез. Тәтеш егетләре сынатмас дип уйлыйм. Район җитәкчелеген, әти-әниләрегезне, якыннарыгызны бары яхшы хәбәрләр белән генә сөендереп торыгыз. Егетләргә матур хезмәт, ә әти-әниләргә сабырлык телим.
Егетләргә хәерле юл теләгән хәрби комиссар Фәнис Гарифуллин бу көннең истә кала торган чара булуын ассызыклап, хәрби комиссарның һәр солдат өчен җаваплылыгын да хәбәр итте.
- Армия хезмәте – ул чыныгу мәктәбе, - диде хәрби комиссар. – Нәкъ менә армия сафлары гына чын ир-ат тәрбияли дә. Без сезнең һәрберегезне туган җиребездә көтәбез.
Район җитәкчелеге, ата-аналар алдында барлык призывниклар өчен җавап сүзе белән чыгыш ясаган Фәнис Гарифуллин Тәтеш районы данын бары яхшы яктан гына танытырга сүз бирде.
Бу көнне егетләргә юл теләкләрен җиткерүчеләр шактый булды.
- Иң мөһиме – балаларның сау-сәламәт әйләнеп кайтуы, - диде барлык ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Марат Сөләйманов. – Балам олы тормыш юлын армия мәктәбеннән башларга ниятләде.
Армиягә чакырылучылар көне традиция буенча бәйрәм концерты белән дәвам итте.