Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” дигән темага Парламент дәресе үткәрелде

2021 елның 19 феврале, җомга
 

2021 елның 16 нчы февралендә Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” дигән темага Парламент дәресе үткәрелде. Дәрестә Бөтендөнья татар конгрессының Тәтеш муниципаль районындагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе А.З. Ибраһимова чыгыш ясады.

Дәрес барышында республиканың милли составы, Татарстан Республикасының телләрне саклау сәясәте, шулай ук Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге мәсьәләләре каралды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 20 феврале, 09:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International