Балалар китапханәсендә “Туган як әкияте” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде

2021 елның 9 апреле, җомга
 

9 апрель көнне балалар китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Тәтеш шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең 3 “В” сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Глазкова В.С.) “Туган як әкияте” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде.

Балалар Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең авыр балачак еллары турында белделәр, “Туган тел”, “Яңгыр һәм кояш”, “Күңелле укучы” шигырьләрен укыдылар, шулай ук “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә һәм сарык турында әкият” әкиятләре белән таныштылар. Китапханәче “Габдулла Тукай әкиятләре – илһам чыганагы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Чара шагыйрьнең иҗаты буенча презентация белән үрелеп барды. Балалар шагыйрьнең әкиятләре буенча гыйбрәтле мультфильмнар карадылар.

Балалар Габдулла Тукайның китаплары яхшылыкка, матурлыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өнди, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 11:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International