“Әкият” балалар бакчасында “Туган тел бөеклеге” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе
 

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. “Әкият” балалар бакчасында өлкән мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәрдә “Туган тел бөеклеге” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә балалар туган телләрдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, төрле милләтләрнең бишек җырларын тыңладылар, төрле халыкларның сөйләм һәм хәрәкәтчән уеннарын уйнадылар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 26 феврале, 15:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International