Алабирде авылы китапханәсендә сугыш турындагы әсәрләрне кычкырып уку сәгате үткәрелде

“Сугыш турында китап битләре сөйли” дип исемләнгән район хәтер эстафетасы кысаларында һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Алабирде авылы китапханәсендә сугыш турындагы әсәрләрне кычкырып уку сәгате үткәрелде. Китапханәче Нигматуллина Чулпан укучыларны китапханә фондында булган Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар белән таныштырды, яшь герой-антифашистларны искә төшерделәр. Китапханәче М.Җәлилнең тормыш юлы турында сөйләде, “Син - чын улы туган халкымның” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Соңыннан 2 һәм 4 нче сыйныф укучылары, Сөләйманова З.Г. җитәкчелегендә, М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 17 феврале, 09:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International