Хөрмәтле урман сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм - Россиянең урман байлыгы турында кайгыртучыларга, урман хуҗалыгы һәм урман сәнәгате предприятиеләрендә хезмәт итүчеләргә рәхмәт һәм хөрмәт белдерү. Сез урман комплексы хезмәткәрләренең төп бурычларын, урман байлыкларын саклау, арттыру, урман законнарын үтәү һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү, лаеклы үтисез.

Авыр һәм игелекле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, бетмәс-төкәнмәс энергиягез, үз эшегезгә җаваплы каравыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез.

Сез алга таба да урман байлыкларын арттыру, кешеләрдә табигатькә сак караш тәрбияләү өчен бөтен көчегезне куярсыз дип ышанам.

Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар, оптимизм, үз көчегезгә ышаныч, туган җирегез хакына нәтиҗәле эшләвегезне телим.

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                  Р.Х. Сафиуллов

Соңгы яңарту: 2021 елның 17 сентябре, 16:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International