Хөрмәтле гражданнар!

14 май 2020 ел., пәнҗешәмбе
 

“Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәге” ДКУ санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, 2020 елның 13 маеннан башлап республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләрендә гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу буенча һәм бары тик ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша гына гамәлгә ашырылмый торган хезмәтләр буенча гына гражданнарны кабул итә.

Электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге белән Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында танышырга мөмкин. uslugi.tatarstan.ru.

Социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча фәнни консультацияне Тәтеш муниципаль районындагы 39 нчы номерлы “Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәге” ДКУ бүлегенең 8843732-62-33 “кайнар линия” телефоны буенча алырга мөмкин.

Игътибар итегез, гражданнарның “Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәге” ДКУ бүлекчәләренә, сулыш органнарын һәм кулларны индивидуаль саклау чараларын кулланмыйча, керү рөхсәт ителми, ягъни гражданнарның битлек (ресиратор) һәм учреждениегә кергәндә перчаткалар булу мәҗбүри.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 14 мае, 11:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International