Тукай укулары - 2021

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе
 

16 апрельдә бөек татар шагыйренең туган ягы Арча районының Яңа Кырлай авылында X Республика Тукай укулары булып узды. Ул Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга, Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.

Тәтеш кадет интернат-мәктәбеннән “XX гасыр башындагы публицистлар” дигән секция эшендә туган тел һәм әдәбият укытучысы Сиякина Н.Р. катнашты. Якташыбыз М.Махруй тормышына, аның мәгърифәт эшчәнлегенә багышланган һәм төбәк компоненты нигезендә язылган эзләнү эше белән “Татар халкының хатын-кызлары мәгърифәтчеләре” секциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Низаметдинов Инсаф катнашты (җитәкчесе Сиякина Н.Р.).

Укуларның нәтиҗәләре буенча Сиякина Н.Р. һәм И.Низаметдинов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының лауреат Дипломнары белән бүләкләнделәр.

Катнашучылар Тукай мемориаль музеенда, Сәгъди абзый йортында   экскурсиядә булдылар, традиция буенча бөек шагыйрь һәйкәле янында фотога төштеләр. Г.Тукайның туган ягына бару, катнашучыларда  онытылмас тәэсирләр калдырды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 19 апреле, 16:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International