Суда коену кагыйдәләрен беләсезме?

Урамда түзеп тора алмаслык кызу. Ирексездән күләгәле урынга качасы килә. Эссе көннәрдә елга-күл буйларында рәхәтләнеп су коену, кызыну үзе бер рәхәт. Су тәнгә рәхәтлек бирә, әмма, аерым кагыйдәләрне төгәл үтәмәсәң, суга батуың да бар. Шуңа да игътибарлы булырга кирәк!

 

Кызганыч, кайберәүләр, белә торып та, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен боза. Шул сә­бәпле еш кына аяныч хәлләр килеп чыга. Күңелсез статистика да куркытмый аларны.

 

Сулыкларда фаҗига очракларының төп сәбәбе – салмыш хәлдә су коену, ата-аналарның балаларына  контроле җитмәү. Рөхсәт ителмәгән урынарда су коену. Гап-гади кагыйдәләрне төгәл үтәп, сез үзегезне фаҗигале хәлләрдән саклап кала аласыз.

Бәла-каза булмасын дисәгез, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

– су астында агач төпләре, ботаклар, тирән чокырлар, очлы ташлар, чоңгыл, су үләннәре булмавына инаныгыз;

– кояшта озак яткач, ашаганнан соң, арыган килеш суга сикермәгез;

– балаларыгызны йөзә белүче һәм беренче ярдәм күрсәтә алырдай кешеләр күзәтүеннән башка яр буенда калдырмагыз;

– суда, аеруча салкынында, озак тормагыз. Бу тәннең суынуына һәм көзән җыеруга китерергә мөмкин;

– давыл һәм яшен вакытында су коенмагыз.

Балаларның суда үзләрен тоту кагыйдәләрен бозуын күрсәгез, аларга моның ахыры күңелсез тө­гәлләнергә мөмкинлеге турында аңлатыгыз. Бәхетсезлек очракларында зыян күрүчегә ярдәм итегез, бу хакта полициягә, медпунктка хәбәр итегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 23 мае, 13:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International