Район башлыгының радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм аларның корбаннарын искә алу көненә мөрәҗәгате

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе
 

Кадерле якташлар! Хөрмәтле чернобыльчеләр!

26 апрельдә Россиядә радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне билгеләп үтелә.

Бүген без үз сәламәтлекләре бәрабәренә һәм хәтта гомерләре белән 35 ел элек Чернобыль атом электростанциясендә булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан һәркемгә тирән хөрмәтебезне белдерәбез.

Бу куркыныч һәлакәт - безнең төзәлмәслек яра. Әйләнә-тирә мохиткә һәм халыкка китерелгән зыян әле күп буыннарда да чагылыш табачак. Бүгенге фаҗига белән бәйле социаль проблемалар турында да онытырга ярамый.

Кадерле дуслар, сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                                      Р.Х. Сафиуллов

Соңгы яңарту: 2021 елның 26 апреле, 11:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International