Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Тәтеш шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Тәтеш шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында


«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 06.10.2003 ел, № 131-ФЗ Федераль законның 37 статьясы, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 28.07.2004 ел, № 45-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы, " Тәтеш шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставының 51 статьясы, «Тәтеш шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы карар чыгарды:


1. 2014 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Тәтеш шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итәргә.

2. Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Тәтеш шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына 6 кешедән торган кандидатураларны карау өчен Конкурс комиссиясе составын 2 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Конкурс комиссиясе конкурска документлар кабул итүне 2014 елның 19 ноябреннән 2014 елның 10 декабренә кадәр Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында түбәндәге адрес буенча алып барырга: Тәтеш шәһәре, Малкин урамы, 39 йорт, 107 нче кабинет 8дән 17 сәгатькә кадәр, көн саен, шимбә һәм якшәмбедән тыш, Тел.2-62-46, факс 2-51-58.

4. 3 нче кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Тәтеш шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе белән контракт проектын расларга.

5. Әлеге карарны «Авангард» газетасында 2014 елның 19 ноябрендә бастырырга.

6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотам.

Җитәкче урынбасары                         Г.В. Митрофанов

Соңгы яңарту: 2022 елның 11 декабре, 19:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International