Табигатьнең иң серле, могҗизалы вакыты - Качману бәйрәме

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре бар. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Үзенең тарихы белән IV гасырга барып тоташып, чиркәүләрдә гыйбадәт кылып, якын кешеләр белән мул табын артында уздырылучы зур бәйрәм - пәйгамбәр Гайсә Коткаручының туган көне. 19 нчы гыйнвар көнне православие динен тотучылар районда үзләренең мөһим дини бәйрәмнәренең берсен – Качману йоласын зурлап билгеләп үттеләр. Качмануда бәкегә төшеп су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши.

Район Башлыгы исеменнән Тәтеш халкын район Советы Аппараты Җитәкчесе Людмила Абрамова тәбрикләде.
Чишмә янәшәсендә коену өчен махсус урын әзерләнде. Аның җирен җиткереп башкарганнар. Агач баскычта ясалган, киенү-чишенү өчен юрта да корылды. Шуның өстенә самоварлар куеп, коймак пешереп, җыелган халыкны, суда коенучыларны кайнар чәй белән сыйлап тордылар.
Иң мөһиме – ышаныч! МЧС хезмәткәрләре иминлек чараларын тәэмин иттеләр.
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International