9 нчы майда Келәш авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган “Җиңүле май” дип аталган тантаналы митинг үтте. Анда Тәтеш муниипаль районы Башлыгы Рамис Хатыйп улы Сафиуллов, “Татарстан Республикасының муниципаль берлекләре советы”Ассоөиациясе Рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин катнашты. Мәдәният йорты сәхнәсендә “Җиңү җиңел яуланмады” дип аталган театраль күренеш күрсәтелде. Аны куюда Келәш халык театры артистлары, “Хатирә” коллективы, үзешчән җырчылар катнашты. Хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе Әнүзә Әхәт кызы Сафиуллина әтисе – сугыш ветераны турында истәлекләре белән уртаклашты.