Тәтеш муниципаль районында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» күзәтү-конкурсы старт алды.
18 апрель көнне Федоровка авыл клубында гаилә ялы сәгате «Гаилә традицияләре» - беренче күргәзмә чарасы узды. Чара барышында Федоровка авылы гаиләләре үзләренең традицияләре һәм гореф-гадәтләретурында сөйләделәр. Аннан өлкәннәр, балалар белән бергә бию конкурсларында катнаштылар, җыр ребусларын чиштеләр һәм «Ромашка» пазлын җыйдылар.