Һөнәри бәйрәмегез-Гомумроссия китапханәләр көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Әлбәттә, әлеге бәйрәмне китапсыз тормышларын күз алдына китерә алмаучылар — аны оештыручылар, саклаучылар һәм китап укучылар да билгеләп үтә. Компьютер технологияләре тормышка көннән-көн күбрәк кертелүгә карамастан, китап бүгенгесе көндә дә иң ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып кала бирә. Әмма китапханәләрнең төп байлыгы-ул кешеләр, чын сәхәбәләр, алар белем, фән һәм кешелек зирәклеге дөньясына юл ача. Мәгърифәтчелек өлкәсенә тугрылыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Китапка һәм укучыларга булган мәхәббәтегез сезнең иҗатыгызны рухландырып, кешеләрдә тере фикер табсын. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, бетмәс-төкәнмәс көч һәм игелекле эшегездә уңышлар телим!
Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р. Х. Сафиуллов