Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында балалар китапханәсе китапханәчесе Харитонова Альбина «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Күпмилләтле Туган як» дип исемләнгән танып-белү сәяхәте үткәрде.
Электрон презентация ярдәмендә балалар туган як буйлап танып-белү сәяхәтен ясадылар. Чара барышында китапханәче мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Татарстанның тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштырды.
Чара ахырында викторина үткәрелде, аның барышында балалар Безнең ватаныбыз - Татарстан Республикасы турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр.