1 сентябрь - Белем көне!

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе
1 сентябрь - Белем көне! Китаплар, чәчәкләр, дуслар, елмаюлар, яктылык бәйрәме! Яңа уку елына старт бирү өчен, Тәтеш муниципаль районы мәктәпләренең ишекләре яңадан ачылды. 2021/2022 уку елында парта артына 2000 дән артык укучы утырды, шул исәптән 192 беренче сыйныф укучысы, алар алдында мәктәп тормышының яңа һәм мавыктыргыч бите ачыла.
Бәйрәм чараларында район Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Ферид кызы Кирилина катнаштылар.
2021-2022 уку елының беренче кыңгырау чыңлады. Белем көне «Яңа белем» мәгърифәт Марафоны кысаларында ачык дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре белән дәвам итте.
1 сентябрь бәйрәме һәрвакыт онытылмаслык, шатлыклы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч булып кала. Укучыларга һәм укытучыларга 1 сентябрьдә генә түгел, ә мәктәптә үткәрелгән көннәрнең дә шатлыклы булуын телисе
килә. Яңа уку елы барыбыз өчен дә нәтиҗәле һәм белемгә, ачышларга, иҗатка һәм казанышларга бай булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International