2021 елның 15 июненнән «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында IV Казан (Бөтенроссия) җәйге күп фәнле «Алан» мәктәбе старт алды. Беренче сессия химия һәм географиягә багышланган. Смена 18 көн дәвам итәчәк.
Сменада 8-11 сыйныфларда белем алучы 80нән артык укучы катнашты.
Тәтеш муниципаль районыннан «Тәтеш 1 нче урта мәктәбе» укучысы Ахметзянов А. катнаша (география юнәлеше).