"Каенкай" балалар бакчасында "Сабантуй" узды

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

"Каенкай" балалар бакчасында "Сабантуй"татар бәйрәмен уздыру күркәм традициягә әверелде. Бүген, 17 июнь - күңелле һәм спорт чарасы-дәртле татар көйләре астында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне спорт мәйданчыгында җыйды. Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында алып баручылар бәйрәмнең тарихын сөйләделәр һәм балалар белән бергә "капчык киеп йөгерү", "кашык белән йөгерү", "чүлмәк вату", "чиләк белән йөгерү", "ат чабышлары", "мендәр белән сугыш" һ.б. ярышларда актив катнаштылар. Балаларның бу чара турында онытылмас тәэсирләре озакка сакланыр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International