Тәтеш шәһәренең балалар китапханәсе хәбәр итә

2021 елның 11 июне, җомга

11 июнь көнне Үзәк паркта балалар китапханәсе Россия көненә багышланган “Бергә без-зур көч, бергә без - Россия иле” дип исемләнгән уен - викторина оештырды. Катнашучылар игътибарына “Без – россиялеләр” дигән китап күргәзмәсе, шулай ук “Укыйбыз, уйныйбыз” уен зонасы тәкъдим ителде.

Балаларга шигырьләр юлларын, шулай ук Туган ил турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерергә тәкъдим ителде. Балалар бик теләп матрешкалар, Россия флагы белән рәсемнәр ясадылар. Күп кенә балалар “Россия-минем Туган илем” викторинасында катнаштылар, анда Дәүләт символикасының, илебез тарихының төп вакыйгаларының яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Дөрес җаваплар өчен катнашучылар татлы бүләк алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International