Мәдәният яңалыклары

2021 елның 24 апреле, шимбә

23 апрель көнне Тәтеш районында чуаш мәгърифәтчесе И.Я. Яковлевка  173 ел тулуга һәм чуаш теле көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Кунакларны район мәдәният йорты мәйданында күңелле чуаш җыры һәм милли ризыклар белән каршы алдылар. Чаралар кысаларында «И.Я. Яковлевның мирасы - цивилизацияле дөнья байлыгы» дигән түгәрәк өстәл булып узды, аны Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов ачып җибәрде. Бәйрәм кунаклары Тәтеш ягы тарихы музеенда һәм Иван Яковлевич Яковлевның туган ягы - Кошки-Новотимбай авылында булдылар, биредә тантаналы митинг узды. Бөек мәгърифәтче истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International