Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТРавыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров һәм район Башлыгы Рәмис Хатып улы Сафиуллов белән берлектә, Тәтеш муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул урып-җыю кампаниясе һәм иҗтимагый-мәдәни учрежденияләрне капиталь ремонтлау республика программаларын реализацияләүнең темпларын тикшерде.