Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы хәбәр итә

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне күп илләрдә билгеләп үтелә. Ә беренче тапкыр рәсми рәвештә ул 1950 елда билгеләп үтелә башлый, әмма бәйрәмнең тарихы күпкә иртәрәк башлана. Беренче тапкыр балачакның актуаль проблемалары белән бәйле сораулар 1925 елда Женевада узган Бөтендөнья конференциясендә хатын-кызлар тарафыннан күтәрелә. Балачак-ул шатлык, уеннар, бәйрәмнәр. Бүген барлык төркемнәрдә дә балалар өчен күңел ачу чаралары үткәрелде. Балалар биеделәр, табышмаклар чиштеләр, әкият геройлары белән бергә күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International