Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

2020 елның 30 мае, шимбә

Ихлас күңелдән сезне 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Һәр елның җәй башында бөтен Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. 1 июнь көне кечкенәләрнең зурлар ярдәменә һәрдаим мохтаҗ булуларын искәртеп торган көн. Балаларның киләчәген бәхетле итү - ул безнең бурыч. Районыбыз данын төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында яклаган укучыларыбызның уңышлары белән без чиксез горурланабыз. Тәтеш районы балалары бик күп юнәлешләрдә республикада әйдәп бара. Сезгә белем, күңел җылысы бүләк итүче мөгаллимнәргә олы рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Язмышын авыр тормыш хәлендә һәм әти-әни назыннан мәхрүм калган балалар белән эшләүгә багышлаган педагогларга, шулай ук гаиләләрендә уллыкка яки кызлыкка алган һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сез әлеге балалар бәхетле булсын, мәхәббәт һәм игътибар тоеп яшәсен өчен барысын да эшлисез, аларның җиңүләренә сөенәсез һәм уңышсызлыклары өчен борчыласыз.

Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез - безнең киләчәгебез, безнең өметебез! Чын күңелдән һәммәгезгә дә тынычлык, изгелек, иминлек, бәхет һәм шатлык телим! Җәйге ялларыгыз файдалы һәм күңелле үтсен!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                            Р.Х. Сафиуллов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International