Татар халкының хәрәкәтле уеннар көне

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе
 

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Миләшкәй" балалар бакчасында татар халкының хәрәкәтле уеннар көне узды.Безнең бакчада хәрәкәтле уеннарга нык игътибар бирелә.Чөнки хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша,сәламәтлеген ныгыта.Уртанчылар төркемендә "Тимербай",зурлар төркемендә "Соры бүре",мәктәпкә әзерлек төркемендә "Чүлмәк сатыш" уеннарын уйнадылар.Уеннар ярдәмендә нәниләр үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга,иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәнделәр. Уртак шатлык, күмәк ярышу балаларны шәхес буларак үстерә,камилләштерә. 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 16 феврале, 11:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International