18 август көнне Алабирде авылы китапханәсендә “Ел фасылларында кунакта” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда катнашучылар берьюлы дүрт ел фасылы белән очраштылар, һәр ел фасылының үзенә генә хас кабатланмас матурлыгы турында сөйләштеләр, җәй, көз, кыш, яз айлары турында шигырьләр, хикәяләрдән өзекләр укыдылар,табышмаклар әйттеләр, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Уен ахырында балалар “Унике ай” мультфильмыннан өзек карадылар.