18 августта "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт автоном учреждениясендә тантаналы рәвештә балаларга портфельләр тапшырылды. Үзәк директоры Т.Н. Филимонова булачак беренче сыйныф укучыларына зур уңышлар, шатлыклар, яхшы кәеф, һәм, әлбәттә, укуда менә дигән җиңүләр теләде!