Район Мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 18 августы, җомга

17 августта Татарстан Республикасы мәдәният Министырлыгының план – графигы буенча Кайбыч районының «Ак жилкән» халык театры коллективы, Ләбиб Леронның «Күк күгәрчен күкләрдә» спектакле белән К.Әтрәч авылы Мәдәният йортында чыгыш ясады. Тамашачылар артистлар чыгышын көчле алкышларга күмделәр.
Мәдәният мөдире Хәлил Магсумов кунакларга зур рәхмәтен белдерде һәм Мәдәният йорты каршында дискотека оештырды.Анда кунаклар тамашачыга үзләренең матур җырларын бүләк итте.
Кайбыч районы ЦКДОН директоры Венера Марат кызы Сафиуллина кунакларны җылы каршы алу өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International