Алабирде авылы китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

11 август көнне Алабирде авылы китапханәсендә балалар өчен “Хәзинә эзләүчеләр” дип исемләнгән квест-уен оештырылды. Уен башланганчы, балаларга хәзинәләр утравының картасы тәкъдим ителде. Яшерелгән хәзинәләрне табар өчен аларга, төрле кыенлыкларны җиңеп, биш утрау аша узарга туры килде. Һәр утраудагы биремне үтәгәннән соң балалар, хәзинәләрнең кайда яшерелгәнен ачыкларга ярдәм итүче бер сүз алдылар. Һәм нәтиҗәдә “китаплар”, “күп”, “саклана”, “белем», “стеллаж” сүзләрен җыеп, хәзинәнең китапханәдә икәнен ачыкладылар. Китапханәче Нигматуллина Чулпан балаларга иң зур хәзинәнең  белем икәнлеге, белемле кешенең тормышта зур уңышларга ирешүе хакында сөйләде. Ә тырышып уенда катнашканнары өчен һәр бала татлы бүләк алды.

 

                                       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International