9 август көнне Байраш авылы Мәдәният йорты каршында “Сихерләде җәйге матур кичләр" исемле җырлы - биюле кичә узды. Тамашачыларга Байраш, Алабирде, Зур Әтрәч мәдәният хезмәткәрләре һәм шулай ук Самат Нургалиев, Гөлия Саяхфарова, Гөлсирень Фатхуллина җырларын бүләк итте. Назирә Хәйруллина үзбәк биюен башкарды. Татарстанның Атказанган артисты Рамиль Миннегалиев чыгышы тамашачылар очен зур бүләк булды. Кичә дискәтүк белән дәвам итте.