Зур Әтрәч китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 27 июне, сишәмбе

23 июндә,  Зур  Әтрәч  авылы  китапханәсендә,  “Наркотиклар – тәмуг  ул”, - дигән  темага  әңгәмә  узды.

Китапханәче  Хайруллина  Зөбәрҗәт  “Наркотиклар – тәмуг  ул”, - дигән  китап  кургәзмәсенә  күзәтү  ясап,  наркотик ул – ләззәт.  Ләкин  һәрбер  ләззәт  өчен  түләргә  кирәк  икәненә  басым  ясап,  хәзергесе  вакытта  наркомания  чире  глобаль  фаҗигага  әйләнүен  искәртеп  узды.

Әңгәмә  барышында,  балаларга  наркотик  әйберләрнең  организм  өчен зарарлы  икәнен,  һәм  наркоманиягә  бәйлелек  организмны  тулысынча  какшатып,  кешенең  үзенә  һәм  якыннарына  бик  күп  зыян  салганын  әйтеп  китте.

Китапханәдә  күргәзмә  оештырылып,  китап  киштәсендәге  брошюра  һәм  журналлар үз  ияләрен  таптылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International