Бидәңге авылының китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Җәй - кызыклы уеннар, сәяхәтләр, күңелле ял чоры. Һәркемнең матур итеп ял итәсе килә. Матур ялны кызыклы китап белән бергә үткәрсәң, тагын да рәхәт булачак. Шул максатны күздә тотып Бидәңге авыл китапханәсендә 23 июнь көнне китап сөючеләрне китапханәче Мавлютова Гөлфия "Бу китапны мин үзем белән алам" дигән мавыктыргыч сәяхәткә алып китте. Балалар уйнадылр, шаярдылар, табышмакларга җаваплар таптылар һәм иң файдалысы - күп кенә яңа китаплар белән таныштылар, укырга өйләренә алып киттеләр. Сәяхәт барсына да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International