"Тәтеш шәһәренең икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе хәбәр итә

2017 елның 16 июне, җомга

2017нче елның 1нче июнендә безнең мәктәптә "Кояшкай" исемле җәйге савыктыргыч лагерь ачылды.

1нче июньнән 24 июньгә кадәр мәктәп «Талантия» иленә әверелде. Һәр отряд балалары - делегация вәкиле.

Һәр отряд - Талантиянең уйланган шәһәре.

Бүген лагерьда көн бик күңелле үтте. Иртәнге тугыздан ук балалар кинотеатрда "Снежная королева 3" исемле мультфильм карадылар. Сәгать унда кинотеатр холында балаларны яклау көненә багышланган "Балачакның салават күпере" дигән бәйрәм башланды. Балалар төрле ярышларда, конкурсларда, уеннарда катнаштылар.

Көндезге сәгать бердә мәктәп ашханәсендә балаларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Талантия иленең беренче көне көндезге сәгать өченче яртыда тәмамланды. Ләкин балалар беләләр, иң кызыклы вакыйгалар алда.

 

2017нче елның 2нче июнь көнне безнең лагерьда кызык булды. Иртә белән бөтен балалар шатланышып зарядка ясадылар. Аннан соң укучылар керү ишекләрен бизәделәр ("Безгә рәхим итегез" акциясе), отрядларга исемнәр куштылар, стенгазеталар ясадылар. Көндезге аштан соң, кояшлы көн булганга, балалар мәктәп ишегалдына чыктылар. Малайлар футбол, кызлар башка төрле уеннар уйнадылар. Әле смена башлануга карамастан, һәр отрядта балаларда төрле сәләтләр ачыклана башлады.

 

2017нче елның 3нче июнь көнне "Кояшкай" лагеренда балалар белән ике көн алдан әзерләнгән зур вакыйга булды. Бу - лагерьны ачу бәйрәме. "Талантиядә каникуллар" темасы буенча балалар җырладылар, биеделәр, сәхнәгә декорацияләр ясадылар, костюмнар әзерләделәр, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Тәрбияче Курзаева Яна Владимир кызы барысын да лагерь ачу белән котлады. Башка тәрбиячеләр, вожатыйлар, балалар "Бу җәй" исемле лагерь җырын җырладылар. Аннары һәр отряд үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. 1нче отрядтан Газизов Илнар баянда уйнавы белән бөтенесен сокландырды. Концерт программасы ахырында лагерь җитәкчесе Ильина Юлия Фәрит кызы барысына да яхшы кәеф теләде.

 

2017нче елның 10 нчы июнь көне “Кояшкай” лагеренда күңелле үтте. Иртән кояшның якты нурлар астында балалар зарядка ясадылар. Аннары линейкада һәр отрядның командиры олы тәрбиячегә Курзаева Яна Владимир кызына матур итеп рапорт бирделәр.

Иртәнге аштан соң балалар саф һавада төрле уеннар уйнадылар.

 

2017нче елның 12нче июнь көне Талантия илендә Рәсәй көне бәйрәменә багышланган линейкадан башланды, анда берәр бонус балл 1нче һәм 3нче отрядлар алдылар. Аннан соң Шәһәр паркында лагерь балалары "Мин Рәсәйне яратам" акциясендә катнаштылар. Балаларга Рәсәй флагы төсле кәгазьдән ясалган йөрәкләр бирделәр, һәм алар шул йөрәкләрдә яраткан Ватанга теләкләр яздылар. Балалар китапханәсе оештырган мероприятиесендә лагерь балалары Ватан турында матур шигырьләр сөйләделәр.

Аннары малайлар һәм кызлар бәйрәмгә багышланган концерт карадылар. Концерт тәмамлангач, һәрбер отряд балалары "Мин Рәсәйдә яшим" квест-уенында катнаштылар.

Уен нәтиҗәләре:

1нче урын (59 балл) - 2нче отряд "Чәчкәләр"

2нче урын (56 балл) - 1нче отряд "җәй песие" һәм 4нче отряд "Тиктормаслар"

3нче урын (54 балл) - 3нче отряд "ТНТ"

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International