Келәш Мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 6 июне, сишәмбе

4 июньдә Келәш Мәдәният йортында авылдашыбыз Сабиров Ришатны армия хезмәтенә озату кичәсе булып узды. Олы юл алдыннан егеткә әти-әниләре, туганнары, дуслары изге теләкләрен юлладылар. Авыл имамы Фәһим хәзрәт, авыл башлыгы Илдар Халиков, мәктәп директоры Сания Борһанова, сәнгать җитәкчесе Рәшит Галимов киңәшләрен бирделәр. Ришат хөрмәтенә җырлар яңгырады. Авылдашлар егетләр армиягә киткәндә гармун уйнап, җыр җырлап урам әйләнү йоласын яхшы хәтерлиләр. Бу кичәдә шул элекке йоланы искә төшереп егетләр гармун белән авыл көен җырладылар, кызлар чиккән яулык бүләк иттеләр. Бу матур йола янәдән әйләнеп кайтыр дип ышанып калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International