«Укучының мәдәни көндәлеге»

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Казанның «Әкият» курчак театрында «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проектына йомгак ясалды. Районыбызның данын конкурсның муниципаль этабында җиңүче түбәндәге укучылар яклады: Кормакова Алиса, "Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе №2"нең 3нче сыйныф укучысы, Биктимерова Гүзәл, МББУ "Келәш башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы"ның 4нче сыйныф укучысы, Ахметшин Ришат, МБОУ "Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 3нче сыйныф укучысы, Авдеев Никита, МББУ "Федоровское урта башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе"нең 2нче сыйныф укучысы. «Иң мәдәни ата-ана » номинациясендә Авдеева Галина Николаевна (Алекина Поляна авылы)җиңүче дип табылды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова катнашты.

Бу елдан башлап проектны «Бердәм Россия» партиясе үз канаты астына алды. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, шул уңайдан, бу елның проектта катнашучылар өчен тагын да уңышлырак буласын ассызыклады.

Бүгенге көндә әлеге проект Бөтенроссия сәяси партиясе «Бердәм Россия»нең "Тарихи Хәтер" федераль партия проектының Гамәлгә ашыру планына кертелгән.

"Иң мәдәни команда" конкурсы җиңүчесенә, һәм шулай ук, 3 Үзәк китапханә системасына, Татарстан Республикасының 3 муниципаль берәмлекләренә 2016-2017 уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге» проектын тормышка ашыруда актив катнашкан өчен ТРО ВПП «Бердәм Россия» дән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүләккә укучылар «Укучының мәдәни көндәлеге» логотиплы футболка һәм бейсболкалар, «Койрыклар» дигән сәнгати-анимацион басма, Татар Балалар Нәшриятыннан Абдулла Алиш әсәрләре буенча төшерелгән татар һәм рус телендә мультфильм дисклары һәм «Кырлай» аттракцион паркына барырга сертификат алдылар. Татарстан Республикасының иң мәдәни әти-әниләренә театрга билетлар бүләк иттеләр.

Бәйрәм Г.Тукайның «Су анасы» спектаклен күрсәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International