Роспотребнадзор 2016 елда 124 тонна тыелган продукцияне әйләнештән алган

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) 2016 елда Россия территориясенә кертү тыелган 124,2 тонна продукцияне әйләнештән алды. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә, дип җиткерә ТАСС.

" 2016 елда Роспотребнадзор Россия территориясенә кертү тыелган 124,2 тонна продукцияне әйләнештән алды. Бу 2015 ел белән чагыштырганда (49,6 тонна) 2,5 тапкырга күбрәк. 2017 елда инде ведомство 3,8 тонна рөхсәт ителмәгән продукцияне кулланудан чыгарды", - диелгән хәбәрдә.

Россия 2014 елның августында Россиягә каршы санкция керткән Европа берлеге, АКШ, Канада, Австралия һәм Норвегия илләреннән импортка азык-төлек товарларын чикләүне керткән иде. Рөхсәт ителмәгән азык-төлек исемлегендә ит, казылык, балык, диңгез продуктлары, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продукциясе, чикләвекләр бар. Соңрак чикләүләр кертелгән илләр исемлеге тагын да киңәйгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International