Тәтеш шәһәренең икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта "Тату сыйныф серләре" конкурсына йомгак ясалды, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырылды, конкурсның җиңүчеләре игълан ителде.