"Җир шары синең учларыңда"

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция Министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасында экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында "Әкият" балалар бакчасында узган "Җир шары синең учларыңда" дип аталган экология чарасында катнашты.

Министр балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм анда йөрүче балалар белән берлектә үз куллары белән экологик пластилиннан чәчәкләр ясауда, чүпләрне контейнерларга аеруда, кирәкмәгән кәгазьләрдән чып-чын кәгазь җитештерүдә катнашты. Балалар табигатьне ничек сакларга кирәклеге хакында бик теләп сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International