18 гыйнвар көнне Олы Тархан авылында яшәүче Фомина Нина Михайловна 90-яшьлеген билгеләп үтте. Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары А.Г. Фатыйхов һәм Олы Тархан авыл җирлеге башлыгы А.М. Айзатуллов юбилярга сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, бүләк тапшырдылар.