Менә инде кышкы каникуллар вакыты да узды. Әмма кышкы каникул вакытында безнең укучылар мәктәпкә килеп йөрделәр.
Биредә алар өчен төрле чаралар үткәрелде: "Каян безгә Яңа ел килә", "Кышкы уеннар" (саф һавада уеннар), рәсем конкурсы "Күңелле Яңа ел", "Раштуа күрәзәлекләре", татар теленнән өстәмә дәрес, инглиз теленнән сыйныфтан тыш чара "Яңа ел планета буйлап атлый". Каникул чорында безнең балалар Яңа ел турында күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар.
9-нчы гыйнвар көнне укучылар тулы составта яңа көчләр белән дәресләргә килделәр.