Корбан бәйрәме белән!

2016 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Сезне ихлас күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, күңелләргә иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Ул мөселманнарның тынычлык, дуслык, игелек кебек югары идеалларына тугрылыгыбызны раслый. 

Бәйрәмдә мохтаҗларга ярдәм итү, кешеләрне шатландыру, хәлләрен белү иң саваплы гамәлләрдән санала. Безнең халкыбыз бу изге эшләрдән тайпылмас дип ышанам. 

Без милләтләр, төрле диннәр һәм төрле халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек белән горурланабыз. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белеп, әҗерен күреп яшәргә насыйп булсын. Шул ук вакытта, мөселман кардәшләр башка дин вәкилләре белән бергәләп, рухи-әхлакый мирасыбызны баетуга өлеш кертәләр.  

Күп гасырлар элек борынгы Болгар дәүләте рәсми рәвештә Ислам дине кабул итә һәм ул еракларга тарала. Шуңа күрә без милләтләр һәм диннәр арасындагы дуслыкны бигрәк тә яхшы аңлыйбыз.

Изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен.

Барчабызга да сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International