Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында тырыш комбайнчыларны бүләкләделәр

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген, 27 июль көнне, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Тәтеш муниципаль районында булды. Ул монда урып-җыюның барышы белән танышу максатында килде.

Николай Титов, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Хәкимов белән бергә авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булдылар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, механизаторлары белән очрашып сөйләштеләр.

«Содружество» ҖЧҖнең көзге бодай кырында тырыш комбайнчыларга бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Тәтеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына һәм акчалата премияләргә «Содружество» ҖЧҖ механизаторлары Сергей Филатов һәм Андрей Харитонов ия булдылар, алар һәркайсы «Акрос» комбайнында 750әр тонна ашлык суктырганнар. Районда мондый күрсәткечкә беренче булып Сергей Филатов ирешә.

Район буенча бүгенгә 9,2 мең гектарда (планнан 21%) бөртекле культуралар суктырылган; 37,1 мең тонна ашлык җыеп алынган, уңдырышлылык – гектардан уртача 40,3 центнер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International