Синоптиклар атна башында шторм кисәтүе игълан итте

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 25 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә, яшен булу ихтималы да бар. Синоптиклар шулай ук шторм кисәтүе дә игълан итте: яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метр тизлеккә җитәчәк.

Татарстанда көндезге һава температурасы 29 градуска кадәр күтәрелә. 26 июльгә каршы төндә яшенле яңгырлар кабатлана, һава температурасы 13 градус җылы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International