Район Башлыгы Рәмис Сафиулловның Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлавы

2016 елның 27 мае, җомга

Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре! Кадерле укучылар!

Сезне Бөтенроссия китапханәләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Китапханә тармагын үстерү һәм камилләштерү республикабыз өчен зур әһәмияткә ия, чөнки заманча китапханәләр ныклы белем, ышанычлы мәгълүмат һәм рухи азык алу чыганагы, ирекле аралашу һәм файдалы ял итү урыны гына булып калмыйча, җәмгыятьтә ныклы элемтәләр һәм мөнәсәбәтләр тәэмин итүче мөһим социаль институт та булып тора.

Хәзерге вакытта Татарстандагы китапханәләрнең барысы да техник яктан җиһазландырылды, фондлар яңартылып, хезмәт күрсәтү өлкәсе дә күпкә киңәйтелде һәм актив рәвештә мәгълүмати технологияләр кулланыла. Китапханәләрнең 80 проценттан артыгы Интернет челтәренә тоташтырылды, 27 үзәкләштерелгән китапханә системаларының үз веб-сайтлары бар, «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталы зур үсештә. Болар барысы да киләчәктә дә китапханәләрнең һәркем файдалана алырлык һәм республика халкы теләп йөри торган мәдәни-мәгърифәти учак булып калачагына тулы ышаныч бирә.

Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре!

Сез, үз һөнәренең чын осталары, һәрвакытта да ачык күңел һәм зур теләк белән китапханәгә килгән кешеләрне халкыбызның тарихын, мәдәни мирасын өйрәнүгә, яңа белемнәргә тартасыз. Армый-талмый хезмәт куйган игелекле эшегездә, Татарстан мәдәнияте үсешенә керткән саллы өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләремне кабул итегез. 

Әлеге бәйрәм көнендә барлык китапханә хезмәткәрләренә һәм укучыларга, язучылар, нәширләргә, китап таратучыларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International