«Әкият» балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре «Хәтер бакчасы»акциясендә катнаштылар. Балалар Россия Федерациясе герое Андрей Андреевич Соколовский хөрмәтенә аның сеңлесе Сибгатуллина Евгения Андреевна белән бергә, геройның әнисе яшәгән йорт янында «Хәтер агачы»н утырттылар. Бу агач кына түгел, ул - үз гомерен Ватан өчен биргән геройның батырлыгы турында тере хәтер. Ул - дәвам иткән тормыш һәм тыныч киләчәккә өмет символы.